«БЕЗ БЕРГӘ» ИННОВАЦИОН КОМПЛЕКСЫ

илебез халыкларының бердәмлеген һәм дуслыгын ныгыту, аларның этномәдәни үзенчәлекләрен саклау, иҗади сәләтләрен үстерү һәм шулай ук балаларда туган илгә карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан эшләнде.

Татарстан. Без бергә – Татарстан. Мы вместе

Балалар өчен “Татарстан. Без бергә – Татарстан. Мы вместе” рус һәм татар телләрендәге мәдәни-белем бирү басмасы – Татарстанның күп санлы халыклары – татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, мордва һәм мариларның гаҗәеп һәм күпкырлы сәнгать дөньясына сәяхәт ул.

Китап укучы бу халыкларның тормышы һәм көнкүреше белән таныша ала, милли киемнәренең һәм ризыкларының үзенчәлекләре, аларның мәдәни гореф-гадәтләренең, традицияләренең, теленең, музыкасының искиткеч һәм кабатланмас булуы турында белә ала. Шул ук вакытта барлык халыкларның күп уртак яклары да бар. Аларны тарих, уртак традицияләр, алар арасыннан иң мөһиме – өлкәннәргә хөрмәт һәм кунакчыллык, һәм, әлбәттә, борынгы бабалары яшәгән җир – аларның бөек ватаны берләштерә. Басманың Россия халыкларының мәдәни мирасы елында һәм Татарстанда Милли мәдәният һәм традицияләр елына аяк басканда эшләнүе бик урынлы. Эчтәлек милләтара килешүне ныгытуга, халыкларның бердәмлеге һәм дуслыгы, милли һәм этник мөнәсәбәтләрне җайга салуга, миллилек һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә юнәлтелгән. Басма гаиләдә уку өчен чыгарыла.

Китап ачу

«Без бергә» китабы

Алты беренче сыйныф укучысының тылсымлы халык әкиятләре дөньясындагы маҗаралары турында тарих. 

 

«Без бергә» мобиль кушымтасы

  • 01.jpg
  • 2a924f24-88ab-4911-aabb-e4490182a5a1.jpg
  • 5f6dc26c-f27a-4c8d-a316-8a3b638723e6.jpg
  • 6b7b020b-858e-47b8-98ed-a9e807336c2b.jpg
  • 7a75ddf0-07ea-49f2-bb4c-a6587699db13.jpg
  • 8d121818-6b8d-4c81-8c30-61d651032af8.jpg
  • 9c5fa828-ee22-4082-9e0c-78a4127f1f1a.jpg
  • b5e424a2-0bf6-4fb7-9184-a3c27d5be2e7.jpg
  • bd78c019-dcf7-4a5a-9195-979473e2bf76.jpg
  • c179235b-f047-48c9-8360-21d2f0f6f6c0.jpg
  • d3dd91a0-e343-4d9f-a238-014201dea572.jpg
  • f33328b1-7320-4e9e-9af0-fc7518d52cb3.jpg
  • ff753d63-bfcd-40b0-8495-d075a4155ac4.jpg

Android һәм iOS операцион системаларына җайлаштырылган мобиль кушымта. Ул үз эченә уеннар, караоке-җырлар ала.

Доступно в Google PlayДоступно в AppStore   btn-game.png